Сибгатуллин, Рашит Гиниятович
" Бер солдат тарихы...
Үлем турында уйлама, Илең турында уйла, Илең турында уйласаң, Гомерең озын була. Фатих Кәрим Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан мин түбәндәге иҗади эшемне халкымның Бөек Ватан сугышындагы җиңүенә, аның батырлыгына яңадан бер кабат соклануга, дан һәм мәдхия җырлауга; түземлелеге һәм сабырлылыгы алдында баш июгә багышладым.
1. Һәр чак безгә кояш көлеп карый, Һәр чак зәңгәр безнең күгебез. Без – яшь буын. Иң бәхетле буын— Дары исен белми күбебез.
2. Әмма ул ис безнең канга сеңгән, Әтиләрдән күчкән кан аша. Ул еллардан без күрәбез әле Нур уйнаган язгы таң аша.
3. Онытмадык илнең яраларын, Тарих инде болар димәдек. Сугышларның авыр хатирәсен Йөрәкләргә салып төенләдек.
4. Аларны без кабат ишетмәбез, Акыл барда, куәт, аң барда. Без яшь буын, без – бәхетле буын Юл тотабыз якты таңнарга.
Әйе, әйе, юл тотабыз якты таңнарга. Алдыбызда матур киләчәк, бәхетле балачак. Ә бу киләчәкнең һәм балачакның бәясе – миллионнарча кешеләрнең өзелгән гомере, түгелгән күз яше,чәлпәрәмә килгән язмышлары.
1941 елның 22 нче июнь иртәсе. Кояшлы иртә ни өчендер моңсу да, шомлы да тоела. Бөтен авыл буенча таралган дәһшәтле хәбәр авыл халкын борчуга сала: “Сугыш башланган”. Авыл халкы ыгы-зыгы килә, бөтен кеше эшен ташлый, колхоз идарәсе ишеге өстенә эшләпәле радиоалгыч көйлиләр һәм аннан Совет информбюросы сугыш хәбәрләрен өзлексез хәбәр итеп тора. Бөтен авыл халкы җыйналып, сугышның тукталуын ишетү, явыз илбасар немец фашистларының илдән куып чыгарылуын ишетәсе килү теләге белән, радиоалгычтан соңгы хәбәрләрне тыңлыйлар. Иртәнге сәгать 10 да тулмаган, телефон аша авылга 23 июнь көнендә сугышка китәргә тиешле кешеләр исемлеге хәбәр ителә. Бу хәбәрне авыл советы аша халыкка җиткерәләр. Бу хәбәр авыл халкына шундый авыр тәэсир итә ки, сугышның чыннан да куркыныч булуы шушы хәбәрдән соң гына гәүдәләнә. Җыйналган авыл халкы акрынлап өйләренә тарала һәм сугышка китүчеләрне озатырга әзерләнә башлый. Шушы шомлы көннең яртысы узып барганда, авыл почтальоны сугышка ике яки өч көннән соң китәргә тиешле кешеләргә чакыру кәгазьләре тарата башлый. Шуннан соң бу хәерсез көннең калган өлеше, күк йөзе аяз булса да, авыл халкы өчен шомлы, куркыныч һәм караңгы булып тоела. 24 нче июнь. Кич якынлашып килә. Арбага җигелгән пар ат, дугада пар кыңгырау, кызыл тасма белән аралаштырылган кара кайма хәсрәт билгесен хәтерләтә. Бәйрәм иртәсендә шатлыклы чыңлаган кыңгыраулар бүген күңелсез генә өзек-өзек булып чыңлыйлар. Алар да авыл халкының кайгылы йөзләренә карап, аларның кайгыларын уртаклашкандай калтырыйлар, моңлы һәм сагышлы тавышларын еракларга тараталар. Аларның чыңлавына моңлы гармонь тавышы кушыла. Кыңгыраулы дугага җигелгән җирән айгыр башын салмак кына иеп һәм халык төркемен икегә ярып, алга омтыла. Ватан сугышына китүчеләрнең яулык болгап, “Без җиңеп һәм исән кайтырбыз. Безне көтегез!” дигән көчле тавышлары бик ераклардан яңгырап тора. Олаулар киткән юлда күтәрелгән кара тузан һавада бөтерелә-бөтерелә дә һаман югарыга күтәрелеп, салмак кына таралып юкка чыга, ә олаулар күздән югалгач, авыр кайгылы авыл халкы соңгы хәбәрләрне тыңлап, кайгы сарган өйләренә таралалар.
1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән канлы вакыйгалар безнең авыл халкы өчен менә шулай башланып китә. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелә. Сугышка безнең Бикмураз, Түбән Наратбаш авылларыннан 400 ләп ир-егетләребез китә, шуларның яртысы әйләнеп кайта алмый, сугыш кырларында һәлак була. Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә, канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара.Бездә инде алар бары икәү генә калдылар:
1.Саттаров Галим Харис улы 2.Сибгатуллин Рәшит Гыйниятулла улы Кызганыч, әмма тормыш законын берничек тә үзгәртеп булмый. Ләкин алар икәү генә булсалар да, яшь буынның бүгенге көндә төпле киңәшчеләре, авыл халкының остазлары булып кала бирәләр.Һәрчак уздырылган чараларның үзәгендә иңгә - иң , бердәм булып үз урыннарын алалар.Нинди матур Җиңү бәйрәме көнендә дә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый. Бөек Җиңүнең олы тантанасы алдыннан менә шушы утлар, сулар кичкән ветераннарның берсе , авылдашыбыз, Бикмураз авылында көн күрүче, укучыларның яраткан остазы – Сибгатуллин Рәшит Гыйниятулла улы турында махсус язма булдырырга булдым. Мин , 5 сыйныф укучысы Галиуллина Гөлназ , сыйныфта тимурчылык өчен җаваплы буларак , аның янында иптәшләрем белән даими булып, тормышы белән танышып торам. Шундый очрашулар вакытында “Рәшит,бабай, үзең турында, Бөек Ватан сугышы еллары турында сөйлә әле ” - дип сораша башлагач, ул авыр сулап куя һәм акрын, салмак кына башлап китә:
“Нәрсәсен сөйлисең инде аның. Сугыш кызык әйбер түгел, балалар! Ул еллар әле дә күз алдымда.Мин үзем шушы Бикмураз авылында 1923 елның 24 нче сентябрьдә туганмын. Сугыш башланган елны миңа 18 яшь тулырга бары тик 3 ай вакыт калган иде.Нинди матур җәйге көннәр.Укулар бетте, Армиягә барырга әле вакыт бар. Мин авылның иң шәпле, матур егетләренең берсе булып колхозда эшләп йөрим. Ләкин күп эшләргә генә язмады миңа. 1942 нче елның апрель аенда мине Кызыл Армия сафларына алдылар. Ярты елга якын өйрәнү батальонында хезмәт иттем. Аннан соң фронтка юл тоттым. Тәүге сугышта 1943 елның мартыннан “боец» буларак Калининский фронтта катнаштым. Ул вакытта без бер-бер артлы безнең авыл, шәһәрләрне азат иттек. Аннан соң ай буе фронт артыннан бардык. Төнлә генә дә 25-30 километр чамасы юл уза идек. Безнең командада татарлар һәм удмуртлар бик күп иде. Алар рус телендә начар аралашалар. Миңа аларны “укытырга” туры килде дә инде. Үзем азрак рус телендә аралаша алгач, бик масаеп “русчалата” гына сөйләшкән булып кыланган булдым. Мине авылда сөйгән ярым Бибинур озатып калды, аның хатларын өзелеп көттем.Сугыш араларында тизрәк җавап язарга утыра идем.
Дошман пулялары колак яныннан сызгырып кына үтәләр. Янымда гына бомбалар шартлый. Мин тизрәк өйгә хат язам. Шулай дүрт ел вакыт узып та китте. Җиңүне мин Берлинда каршы алдым. Ләкин әле өйгә кайтырга туры килмәде. 1945 елдан 1947 елга чаклы мин Германиядә хәрби хезмәттә калдым. 1942 нче елда авылдан сугышка чыгып киткән егет бары тик 1947 елда гына сау-сәламәт туган авылыма әйләнеп кайттым. Батырлык эшләдем диеп санамыйм, Ватан алдында бурычымны лаеклы үтәдем дип саныйм. Орден-медальләргә килгәндә - бар инде алар. Аерым герой дип күренәсем килми, кешеләрнеке кебек. Авылга кайтуга туган йортны тазартырга кирәк булды. Җир җимертеп колхозда төрле эштә тырышып эшләдем. Сугыштан соңгы елларда эшләве бик авыр иде. Ә кемгә җиңел булды икән? Ул вакытта беркемгә дә җиңел булмады. Ләкин ышаныч, бердәмлелек безгә көч бирде. Сугышка чаклы Наратбаш авылыннан иң чибәр, булдыклы Бибинур исемле кызны яратып йөрдем.1947 елның көзендә гөрләтеп туй ясадык. Бер- бер артлы 4 кызыбыз, 1 улыбыз туды.Тормыш акрынлап җайлана башлады.”
Менә шундый тыйнак җавап бирә ул. Аның кебек бик күпләр Ватаннары өчен үзләренең гомерләрен дә кызганмыйча, авыр сугышны җиңеп, дөньяны зур афәттән коткарып, туган илебез бәхетле тормышта яшәсен өчен үзләренең көчләрен кызганмадылар,әмма бу турыда артык сөйләргә яратмыйлар.Рәшит ага да салмак кына кытыршы куллары белән таушалып беткән сүрәтләр карарга тотына. Кызганыч, сугыш еллары сүрәтләре бердә сакланмаган диярлек. Бары тик дулкынландыргыч истәлекләр генә аның турында онытырга ирек бирми тынгысыз ветеранга.
Рәшит ага тормышны бик ярата.Аның йорт- җире әллә кайдан гөлт итеп тора.Буялган, тышланган нык йорт; заманча өй алдында рәшәткәләр, түшәлгән тротуар.Аның өеннән кеше бетми: киңәш сорап керүче, хәл белергә килүче өзелми.
2013 нче елның матур алтын көзендә аңа 90 яшь тулды.Юбилярны котларга район хакимияте башлыгы Айзетуллов Азат Касыйм улы, хәрби комиссариат җитәкчесе килде. Изге теләкләргә барлык авылдашлар, мәктәп укучылары да кушылды.
Үзенең тормыш юлын Рәшит ага бик матур һәм лаеклы итеп төзеде. Кызганыч, улы Рөстәм генә кыска гомерле булды. Берсеннән - берсе булган, уңган кызлары Рузинә, Миләүшә, Дания белән Зөһрә бүгенге көндә аның ныклы терәге; тормыш иптәше инде җимертеп эшләп йөри алмый, ятып кына тора, ләкин һәр җирдә чисталык - пөхтәлек хөекем сөрә.Хатынының чигүле сөлгеләре, өйдә суккан паласлары җанга тынычлык бирә. Әле дә берсенә-берсе бары тик хөрмәт белән генә карыйлар. Мондый олы мәхәббәткә бары тик сокланып кына карап була.
(Бөтен тормышы батырлык үрнәге булган ветераныбыз Җиңү бәйрәмендә беренче рәттә, сулдан икенче) Әйе, Татарстан Республикасының Буа районы Бикмураз һәм Түбән Наратбаш авылының эчкерсез һәм гади, дөнья күрмәгән кешеләрен сугыш зилзиләсе төрле якка тарата. Алар Сталинград сугышында да , Мәскәүне саклауда да, Курск дугасында да, Европаны азат итүчеләр арасында да һәм хәтта Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү байрагы кадаучылар арасында да була. Безнең Рәшит абый да Германиягә барып җитә. Ләкин авылдашларыбызның күбесе яу кырында ятып кала. Әмма берсе дә намусына тап төшерми.
Әйе, каһарманнар даны мәңгелек. Хөрмәтле авылдашларым, Сезнең һәркайсыгыз – каһарман! Сез – бүген дә сафта. Һәркайсыгыз – гаиләдә, авылда олы ихтирамга лаек , балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы. Сез әле дә олы йөрәкле, нык бәдәнле. Саф күңелле әүлия затлар, сугыш чоры кешеләре! Тагын бер кат рәхмәт Сезгә!
Ә Рәшит ага укучылар белән оештырган чараларда бары бер җөмләне бик еш кабатлый: “Сугыш кына була күрмәсен! Сугыш кына!Без күргәннәрне Сезгә күрергә насыйп булмасын.Бәхетле яшәгез, балалар!”
Җиңү көне! Өлкән буын аны якынайту өчен күпме кан койды! Күп газаплар, кайгы-хәсрәтләр китерде сугыш. Күпме арысландай егетләребез яу кырында ятып калды, күпме сылу кызлар ир назыннан мәхрүм булды. Зур корбаннар бәрәбәренә булса да Советлар Союзы Европаны фашизм тырнагыннан коткарып калды. Безнең лачындай ветераныбыз Рәшит ага бүген дә сафта. Олы йөрәкле ветеран Җиңү бәйрәменең түрендә ! ( Сүрәттә Сибгатуллин Рәшит Гыйниятулла улы беренче рәттә, сулдан икенче) Картаймагыз әле, ветераннар.
Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар! Сезгә тиеш әле бик күп язлар, Сезгә тиеш әле бик күп назлар.